Еш бирелә торган сораулар
- «Татнет йолдызлары» интернет-проектлар бәйгесе нидән гыйбарәт?
- Нәрсә ул «Татнет»?
- Бүләкләр кемнәргә бирелә?
- Бәйгедә кемнәр катнаша ала?
- Бәйгедә нинди сайтлар катнаша алмый
- Гариза тапшырганнан соң алга таба нишләргә?
- Бәйгегә нәтиҗәләр кайчан ясала?
Әгәр бу бүлеккә өстәрлек мәгълүматыгыз булса, аны безгә хәбәр итегез.
«Татнет йолдызлары» интернет-проектлар бәйгесе нидән гыйбарәт?
«Татнет йолдызлары» интернет-проектлар бәйгесе Интернет челтәрендә татар мәгълүмати тирәлеген формалаштыруны һәм татар тематикасын яктыртучы сайтларга ярдәм итүне максат итеп куя.
Нәрсә ул «Татнет»?
«Татнет» төшенчәсен билгеләүдә берничә фикер бар:
- «Рунет» төшенчәсе аналогиясендә - татар тематикасы белән бәйле барлык сайтлар (татар милли-мәдәни автономияләре, иҗтимагый оешмалар, Татарстан һәм татарлар турында мәгълүматлар урнаштырып баручы гаммәви мәгълүмат чаралары һәм яңалыклар тасмалары, нәшриятлар, яшьләр клублары, һәвәскәрләр ясаган сайтлар) җыелмасы.
- Татар телендә ясалган сайтлар җыелмасы.
- Татарстан Республикасына кагылышы булган барлык сайтлар.
- «Татнет»ны түбәндәге формула буенча әйтеп була дип санау: Интернет + (Татарлар + Татар теле + Татарстан) = Татнет
Бүләкләр кемнәргә бирелә?
Һәр номинациядә бүләкләр Жюри җиңүче дип тапкан (1, 2 һәм 3 урын алган) сайтларга бирелә.
Бәйгедә кемнәр катнаша ала?
Бәйгедә аның шартларын канәгатьләндергән сайтның хуҗасы, авторы яисә аңа турыдан-туры кагылышы булган кеше яисә оешма катнаша ала. Моның өчен электрон почта адресы булу сорала. Гаризаны сайт авторы я хуҗасы тапшырмаган очракта, әлеге сайт бәйгедә аларның рөхсәте белән генә катнаша ала.
Бәйгедә нинди сайтлар катнаша алмый?
Бәйгедә милләтара ызгыш, порнографик һәм эротик эчтәлекле, кешеләрне түбәнсетү һәм мыскыллау очраклары булган сайтлар, дини тоталитар секталар сайтлары һ.б. шундый әхлакый канунарны үтәмәгән сайтлар катнаша алмый.
Гариза тапшырганнан соң алга таба нишләргә?
Гариза тапшырганнан соң, берничә көн дәвамында ул Оешытру комитеты тарафыннан карап чыгылачак. Бәйгенең барлык шартларын да канәгатьләндергән очракта, ул рәсми сайтта Катнашучылар исемлегендә урын алачак.
Бәйгегә нәтиҗәләр кайчан ясала?
Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ноябрь аенда үтәчәк. Тантананың төгәл датасы бәйгегә нәтиҗәләр ясалганнан соң сайтта хәбәр ителәчәк.


