Татнет йолдызлары

Яңалыклар архивы

"Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

2012 елның 18 нче маенда 12.00 сәгатьтә "Татмедиа" агентлыгының брифинглар залында Татарстан Республикасы Массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында "Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. 

Жюри әгъзалары "Татнет йолдызлары - 2011" җиңүчеләрен ачыклады

Бу атнада ел да татар интернетының иң-иң яхшыларын ачыклап килә торган "Татнет йолдызлары - 2011" дөньякүләм бәйгесенең чираттагы җиңүчеләре билгеле булды. 2011 елда җиңүчеләр исемлегенә керергә теләк белдереп барлыгы 220 гариза килгән иде.

"Татнет йолдызлары" бәйгесе яңа дәрәҗәгә күчү белән бәйле яңалыклар

«Татнет йолдызлары» («Tatnet yoldizlari») интернет-проектлар бәйгесе чынлап та зур үзгәрешләр һәм яңартулар кичерә. Кичә, 29 сентябрь көнне, Татмедиа агентылыгында узган киңәшмәдә бәйгене оештыручылар  "Татнет йолдызларын" яңа югарырак дәрәҗәгә күтәрү буенча фикер алыштылар.

Чыннан да, бәйгедә зур үзгәрешләр көтелә. Ниһаять, күп кенә сораулар хәл ителгәч, озак кына паузадан соң без сезне бәйге буенча төгәлрәк мәгълүматлар белән таныштыра алабыз.

Бәйгегә гаризалар кабул итүнең беренче көнендә 7 гариза алынды

"Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе башланып китүнең беренче көнендә үк 7 гариза кабул ителде. Катнашырга теләгән сайтлар барысы да яхшы итеп эшәнгәннәр, эчтәлекле һәм бәйге Нигезләмәсе шартларына туры киләләр. Аларның алтысы рус телендә, берсе татар телендә ясалган һәм түбәндәге номинацияләрдә катнашырга теләк белдергәннәр:

"Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү ачылды!

Бүген, 18 нче июль көнне, "Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт ала. http://tatar.su адресы буенча бәйгенең яңа сайтына кереп Сез бәйге турында тулырак мәгълүмат ала һәм аның нигезләмәсе белән таныша, бәйгедә катнашу өчен гариза тапшыра аласыз.

"Татнет йолдызлары" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Димәк, бәйгенең беренче зур юбилеена да озак вакыт калмады, дигән сүз бу. Әлеге уңайдан бәйгедә күп кенә үзгәрешләр һәм яңартулар булды.