"Татнет йолдызлары" бәйгесе яңа дәрәҗәгә күчү белән бәйле яңалыклар
«Татнет йолдызлары» («Tatnet yoldizlari») интернет-проектлар бәйгесе чынлап та зур үзгәрешләр һәм яңартулар кичерә. Кичә, 29 сентябрь көнне, Татмедиа агентылыгында узган киңәшмәдә бәйгене оештыручылар "Татнет йолдызларын" яңа югарырак дәрәҗәгә күтәрү буенча фикер алыштылар.
Чыннан да, бәйгедә зур үзгәрешләр көтелә. Ниһаять, күп кенә сораулар хәл ителгәч, озак кына паузадан соң без сезне бәйге буенча төгәлрәк мәгълүматлар белән таныштыра алабыз.
Беренчедән, бәйгене оештыручылар сафына Татмедиа агентлыгы белән беррәттән Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәният министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм башка дәрәҗәле оешмалар керәчәк.
Икенчедән, бәйгенең җиңүчеләрен билгеләп үтү тантанасы декабрь аена күчерелә. Матур итеп ак кар төшкән саф декабрь ае - ел дәвамында татар интернеты үсешенә күзәтү ясау, ел дәвамында интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә зур өлеш керткән интернет-проектларның авторларын бүләкләү, киләсе елга максатлар кую, планнарны тәртипкә китерү өчен бик кулай вакыт.
Өченчедән, бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын "Пирамида" кебек һәркемгә таныш зур милли-мәдәни үзәктә үткәрү планлаштырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен тантанага килергә Татарстанның һәм Россиянең күп кенә танылган шәхесләре чакырулар кабул иттеләр дә инде.
Дүртенчедән, әлеге дөньякүләм бәйгедә җиңгән интернет-проектларның авторларын бүләкләү өчен призлар күпкә саллырак һәм кыйммәтрәк булыр дип көтелә.
Әлеге үзгәрешләрдән чыгып бәйгегә гаризалар кабул итү сроклары озайтылды. Гаризалар кабул итү ноябрь урталарына кадәр алып барылыр, ноябрь аеның икенче яртысында жюри әлеге проектларны бәяләр һәм декабрь аенда без 2011 елда "Татнет йолдызлары"н тантаналы рәвештә бөтен дөньяга танытырбыз дип исәплибез.
"Татнет йолдызлары" бәйгесенең оештыру комитеты барчагызга да уңышлар теләп кала!
- Комментарийлар җибәрү хокукына ия булу өчен керегез яисә теркәлегез


