Татнет йолдызлары

Бәйгенең нигезләмәсе

Гомуми нигезләмәләр

1.1. Бәйгенең рәсми исеме

«Татнет йолдызлары» («Tatnet yoldizlari») интернет-проектлар бәйгесе.

Бәйгенең рус телендә рәсми исеме - «Звезды Татнета» (алга таба - Бәйге). Бәйгенең рәсми сайты: http://tatar.su

1.2. Бәйгене үткәрүнең максатлары

Конкурс ел саен Интернет челтәренең татар сегментында аеруча зур әһәмияткә ия булган, Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә (татарча һәм/яисә рус телендә) яисә Татарстан Республикасына багышлап башка телләрдә ясалган мәгълүмати ресурсларны барлау максатыннан үткәрелә.

Бәйгенең төп максаты булып иҗат, аралашу, ял итү, һөнәри эшчәнлек өчен яңа мохит буларак мәгълүмати интернет-тирәлек үсешенә ярдәм күрсәтү тора, ул түбәндәге максатларны да күз алдында тота:

  • татар интернет-җәмгыятьләрен консолидацияләү һәм берләштерү;
  • татар телен һәм мәдәниятын үстерүдә Интернет глобаль челтәре һәм мәгълүмати технологияләр мөмкинлекләрен файдалану;
  • Интернет челтәрендә татар мәгълүмати тирәлеген формалаштыру һәм татар телен Интернет челтәрендә куллану сферасын киңәйтү;
  • уңай җәмәгатьчелек карашын булдыру, Интернет глобаль челтәренең татар милли сегментын үстерүдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм идарә итү органнарын, татар бизнес җәмәгатьчелеген, татар иҗтимагый оешмаларын һәм бөтен дөньяда таралып урнашкан барлык татарларны актив катнашуга әйдәү;
  • Татарстан Республикасының иң яхшы мәгълүмати ресурсларын, шулай ук Интернетта урнаштырылган татар этно-компонентлы татар телле мәгълүмати ресурсларны таныту;
  • Интернет челтәрен файдалануда иң яхшы технологияләрне, стратегияләрне, метод һәм алымнарны файдалануга әйдәү;
  • Интернет челтәрендә Татарстан Республикасының мәдәни мирасын популярлаштыру;
  • дәүләт, бизнес һәм җәмәгатьчелек арасында эшлекле диалог үсеше өчен мәйданчык сыйфатында иң яхшы интернет-ресурслардан файдалануга әйдәү;
  • Татарстан Республикасында барган һәм республика тарафыннан аннан еракларда оештырылып үткәрелә торган әһәмияткә ия чаралар турында хәбәр итеп тору.

1.3. Әлеге Нигезләмәдә кулланылучы төп төшенчәләр

Бәйге — әлеге Нигезләмәдә бирелгән бәяләү критерийларына туры килгән интернет-проектларны ачыклауга юнәлтелгән чаралар җыелмасы.

Оештыру комитеты (Оргкомитет) — Бәйгене оештыручылар.

Жюри — сайтларга профессиональ бәя бирүче һәм Конкурс Җиңүчеләре турында карар кабул итүче кешеләр төркеме.

Дәгъва кылучы — Бәйгедә катнашу өчен тәкъдим ителгән юридик яисә физик зат (гариза бирүче).

Конкурсант — Бәйгедә катнашу өчен Оештыру комитеты тарафыннан хупланган сайт.

Номинант — үз номинациясендә Бәйгенең Җиңүчесен билгеләү максатыннан йомгаклаучы тавыш бирү өчен Жюри яисә интернет кулланучылар сайлап алган сайт.

Җиңүче — Номинантлар арасыннан үз номинациясендә 1, 2 яисә 3-нче урынны алган сайт.

Бүләкләр — Бәйгенең Җиңүчеләренә бирелүче призлар һәм дипломнар.

Иганәчеләр — теге яисә бу формада Бәйгегә материаль, мәгълүмати, технологик яисә башка төр формада ярдәм күрсәтергә әзер физик яисә юридик затлар.

1.4. Бәйгене үткәрүне координацияләү

Бәйгене үткәрүне координацияләү төрле өлкәләрдәге экспертлардан Жюри составын формалаштыручы Оештыру комитетына йөкләнелгән. Бәйгене үткәрү барышында Оештыру комитеты Дәгъва кылучыларның гаризаларын, һәр номинациядә Конкурсантлар исемлеген, бәйге Номинантлары һәм Җиңүчеләре исемлеген мәгълүмат базасында туплый һәм аның төгәл алып барылуын тәэмин итә.

Бәйгене оештыручы — Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

1.5. Оештыру комитеты составы

  • Раил Гатауллин – «Белем.ру» ҖЧҖ директоры, belem.ru интернет-порталына һәм «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә нигез салучы, Оештыру комитеты рәисе;
  • Айнур Сибгатуллин, «Яклау» татар юристлары союзы рәисе, Оештыру комитеты рәистәше;
  • Фәрит Шагиахметов – Татарстан Республикасы «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Генераль директорының беренче урынбасары;
  • Нурия Беломоина – Татарстан Республикасы «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Генераль директоры урынбасары;
  • Марсель Гильмеев – Татарстан Республикасы «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының гаммәви матбугат чаралары белән эшләү идарәсе башлыгы;
  • Ләйсән Хәлимова – Татарстан Республикасы «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының бүлек мөдире.

1.6. Жюри составы

  1. «Функциональлек һәм технология ягыннан камиллек» эш төркеме (3 кеше)
  2. «Эчтәлек һәм интерактивлык (рус телендә)» эш төркеме(3 кеше)
  3. «Эчтәлек һәм интерактивлык (татар телендә)» эш төркеме (3 кеше)
  4. «Дизайн һәм юзабилити» эш төркеме (3 кеше)

Жюри рәисе Оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә, Жюриның кайсы да булса эш төркеме составына керә, Жюри эше белән җитәкчелек итә, Конкурс барышында Жюри әгъзаларының эшчәнлеген координацияли һәм Нигезләмәдә каралган башка төр хокукларга һәм бурычларга ия.

1.7. Мәгълүмат алышу

Оештыру комитеты, Жюри һәм Конкурсантлар арасында мәгълүмат алышу электрон почта ярдәмендә яисә башка төр элемтә чаралары кулланып башкарыла.

өскә

Конкурс номинацияләре.

2.1. Тематик номинацияләр*

2.1.1. Масс-медиа:

Периодик челтәр басмалары; традицион басма массакүләм мәгълүмат чараларының (газеталар, журналлар һ.б.) челтәр версияләре яисә алар төзегән веб-ресурслар; теле-, радиотапшыру массакүләм мәгълүмат чаралары cайтлары.

2.1.2. Татарский мир и Татарстан (Татар дөньясы һәм Татарстан)

Дөньядагы татар ыруглары сайтлары; Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарына багышланган рәсми һәм рәсми булмаган сайтлар.

2.1.3. Наука и образование (Фән һәм мәгариф):

Балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, ял итү лагерьлары, мәктәп китапханәләре, балалар өчен ресурсларны эченә алучы, югары һәм махсус урта уку йортлары сайтлары; мәгариф өлкәсенә яисә төрле уку дисциплиналарына багышланган ресурслар, фәнни эзләнү институтлары һәм башка фәнни учреждениеләр cайтлары, фәнни-техник китапханәләр һәм мәгълүмат базалары.

2.1.4. Культура и искусство, история (Мәдәният һәм сәнгать, тарих):

Музыкага, рәсем сәнгатенә, театрга, кинога, әдәбиятка, тарихка багышланган сайтлар, сәнгать әсәрләренең электрон коллекцияләре, музыкаль һәм төрле иҗат төркемнәре, башкаручыларның сайтлары, үзләренең кумирлары турында җанатарлары төзегән сайтлар.

2.1.5. Краеведение, туризм, спорт и здоровый образ жизни (Туган якны өйрәнү, туризм, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше):

Туган якны өйрәнүгә, туризмга, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә, Татарстан Республикасында тормыш иминлеге торышына багышланган сайтлар.

2.1.6. Предпринимательство (Эшмәкәрлек):

Татарстан Республикасында коммерция эшчәнлеген алып баручы оешмаларның сайтлары.

2.1.7. Общественные объединения (Иҗтимагый оешмалар)

Иҗтимагый фондлар һәм коммерция эшчәнлеген алып бармаган башка төр оешмаларның сайтлары, шулай ук төрле программалар, акцияләр һәм иҗтимагый характердагы төрле чараларга багышланган сайтлар.

* бу номинацияләрдә рус телендәге эчтәлек кенә бәяләнә.

2.2. Татар телендәге номинацияләр

2.2.1. Гаммәви мәгълүмат чаралары

Татар телендә чыгучы периодик челтәр басмалары; традицион басма мәгълүмат чараларының (газеталар, журналлар һ.б.) челтәр версияләре яисә алар төзегән веб-ресурслар; теле-, радиотапшыру массакүләм мәгълүмат чаралары cайтлары.

2.2.2. Татар дөньясы һәм Татарстан

Татар телендә ясалган дөньякүләм татар ыруглары сайтлары; Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарына багышланган рәсми һәм рәсми булмаган сайтлар.

2.2.3. Фән һәм мәгариф, тел һәм тәрбия

Фән һәм мәгариф өлкәсенә багышланган татар телендә ясалган сайтлар, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, ял итү лагерьлары, мәктәп китапханәләре, балалар өчен ресурсларны эченә алучы, югары һәм махсус урта уку йортлары сайтлары; мәгариф өлкәсенә яисә төрле уку дисциплиналарына багышланган ресурслар, фәнни эзләнү институтлары һәм башка фәнни учреждениеләр cайтлары, фәнни-техник китапханәләр һәм мәгълүмат базалары, татар гаиләләренә һәм милли тәрбиягә багышланган сайтлар.

2.2.4. Мәдәният һәм сәнгать, тарих

Музыкага, рәсем сәнгатенә, театрга, кинога, әдәбиятка, тарихка багышланган татар телле сайтлар, сәнгать әсәрләренең электрон коллекцияләре, музыкаль һәм төрле иҗат төркемнәре, башкаручыларның сайтлары, үзләренең кумирлары турында җанатарлары төзегән сайтлар.

2.2.5. Туган якны өйрәнү, туризм, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Туган якны өйрәнүгә, туризмга, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә, Татарстан Республикасында тормыш иминлеге торышына багышланган татар телендә эшләп килүче сайтлар.

2.2.6. Эшмәкәрлек һәм иҗтимагый эшчәнлек

Коммерцияле/коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый фондларның татар телендә эшләп килә торган сайтлары, төрле программалар, акцияләр һәм иҗтимагый характерда булган башка чараларның татар телле сайтлары.

2.3. Махсус бүләкләр

2.3.1. Габдулла Тукай һәм аның иҗатына багышланган иң яхшы сайт

Тууына 125 ел уңаеннан, татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьчесе, публицисты һәм тәрҗемәчесе Габдулла Тукай га һәм аның иҗантына багышланган иң яхшы сайт бүләкләнә (2.1.4 һәм 2.2.4 номинацияләре нәтиҗәләре буенча).

2.3.2. Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган иң яхшы сайт

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) оешуга 75 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган иң яхшы сайт бүләкләнә (барлык номинацияләр нәтиҗәләре буенча).

2.3.3. Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә ясалган иң яхшы сайт

Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә уңышлы эшләп килә торган иң яхшы сайт бүләкләнә (барлык номинацияләр нәтиҗәләре буенча).

2.3.4. Иң яхшы татар телле сайт

Татар телендә уңышлы эшләп килә торган иң яхшы сайт бүләкләнә (татар телендәге номинацияләр нәтиҗәләре буенча).

өскә

Оештыру комитеты эшчәнлеге

3.1. Оештыру комитеты функцияләре:

  • Конкурсны үткәрү турында карар кабул итү
  • Конкурсның әлеге Нигезләмәсен эшләү
  • Конкурсны үткәрү шартларын билгеләү (үткәрү кагыйдәләре, сроклары, бәяләү критерийлары, этаплары һ.б.)
  • Жюри составы турында карар кабул итү һәм Жюри Рәисен билгеләү
  • Конкурсның башлануын рәсми игълан итү
  • Конкурсның мәгълүмати кампаниясе кысаларында расланган план нигезендә чаралар уздыру
  • Конкурста катнашырга теләк белдерелгән гаризаларны җыю; гаризаларның төгәл бирелүен, язылышын, Нигезләмә таләпләренә туры килүен тикшерү
  • Конкурс барышында Жюри эшен координацияләү
  • Конкурста Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын оештыру
  • Оештыру комитеты һәм Конкурс алдында торган башка төр оештыру сорауларын хәл итү максатыннан тиешле карарлар кабул итү

3.2. Оештыру комитеты хокуклары

  • әлеге Нигезләмәнең 6.5 пунктындагы таләпләргә туры килмәгән очракта дәгъва кылучы сайтны кире кагу
  • әлеге Нигезләмә тарафыннан урнаштырылган кагыйдәләрне бозу, Конкурсны үткәрү таләпләренә һәм шартларына туры килмәү очракларында Конкурсантны Конкурста катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итү

3.3. Оештыру комитеты бурычлары

  • барлык Конкурсантлар өчен дә тигез шартлар булдыру
  • Конкурсны үткәрүнең ачыклыгын һәм дөреслеген тәэмин итү
  • бүләкләү тантанасы үтәчәк көнгә кадәр Конкурс нәтиҗәләрен сер итеп саклау

3.4. Оештыру комитеты җаваплылыгы

Оештыру комитеты әлеге Нигезләмәне, Конкурсны үткәрү кагыйдәләрен һәм процедураларын бозган очракта җавап тота.

Оештыру комитеты түбәндәге очракларда җавап тотмый:

  • аңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында интернет-ресурсларны тикшереп карый алмаганда
  • дәгъва кылучының гариза тутырганда ялгыш язылган яисә Конкурс барышында үзгәртелгән мәгълүматы булганда
  • мәгълүматны бозып күрсәткәндә яисә техник характерда хаталар булганда

Оештыру комитеты әгъзалары Конкурста үз сайтлары белән катнаша алмыйлар

өскә

Конкурсантның хокуклары һәм бурычлары.

4.1. Конкурсант түбәндәге хокукларга ия

  • бәйгене үткәрү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат кабул итеп барырга;
  • бәйгедә катнашу өчен үзенең гаризасын теркәргә;
  • гаризаларны кабул итү вакыты тәмамланырга ким дигәндә 3 көн калганда гаризасын кире алырга;
  • бәйгенең Җиңүчесе дип танылганда Бүләкләрне алырга.

4.2. Конкурсант бурычлы

  • гариза бирер алдыннан әлеге Нигезләмә белән танышырга;
  • гаризаны әлеге Нигезләмә таләпләренә туры китереп үз вакытында тапшырырга;
  • Конкурсант статусы бирелү турында мәгълүматны кабул итеп алганнан соң бер тәүлектән соңга калмый үз сайтында «Татнет йолдызлары-2011» бәйгесендә катнашучы» баннерын урнаштырырга. Бу баннер рәсми рәвештә җиңүчеләр игълан итеп 72 сәгать үткәннән соң гына сайттан алынып куела ала;
  • әлеге Нигезләмә тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр һәм процедураларны үтәргә.

4.3. Конкурсант түбәндәгеләр өчен җаваплы

  • гаризада күрсәтелгән мәгълүматның төгәл булуы өчен;
  • әлеге Нигезләмәдә каралган шартлар, кагыйдәләр һәм процедураларны үтәмәгән өчен.

Әлеге хокук бозулар өчен Оештыру комитеты Конкурсантны бйәгедә катнашу хокукыннан мәхрүм итә ала. Әлеге факт тиешле Беркетмә белән теркәлә. Конкурста катнашу хокукыннан мәхрүм ителү турында хәбәр аның электрон почтасына җибәрелә. Төзәтүләр керткәннән соң, Оештыру комитеты рөхсәте белән Конкурсант гаризаны яңадан тапшыра ала.

Авторлык хокукын тупас бозучы (сайтта автор рөхсәте булмаган текст материалларын урнаштыручы яисә авторның әсәрләрен яисә аның өлешен үзенеке дип атаучы), этика нормаларын үтәмәүче, Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзаларына мыскыллы сүзләр әйтүче Конкурсантлар шунда ук бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм ителәләр.

Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзаларына андый тәртип бозучыларга кызып җавап бирүдән тукталып торырга киңәш ителә. Тәртип бозулар кабатланган очракта Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзаларына гамәлдәге закон кысаларында эш йөртергә тәкъдим ителә, тәртип бозучының сайты урнашкан провайдердан әлеге сайтны ябу таләп ителергә дә мөмкин.

өскә

Сайтларны бәяләү критерийлары

5.1. Сайтларны бәяләү критерийлары һәм принциплары

Сайтларны бәяләү процессында — теркәлү вакытыннан алып Җиңүчеләрне билгеләгәнгә кадәр — Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзалары түбәндәге критерийлар һәм принципларга таянып эш йөртәләр:

  • Дизайн һәм юзабилити — рәссамнар, дизайнерлар, юзабилити буенча белгечләр тарафыннан бәяләнә
  • Эчтәлек һәм интерактивлык — журналистлар, маркетинг һәм реклама буенча белгечләр тарафыннан бәяләнә
  • Функциональлек, технология ягыннан камиллек һәм әһәмиятлелек — программистлар һәм мәгълүмати технологияләр буенча белгечләр тарафыннан бәяләнә

Сайтларны ясаган кебек үк веб-критиканы да төгәл фәннәр рәтенә кертеп булмый. Әмма веб-эшләнмәләр буенча әйдәп баручы белгечләр тарафыннан «яхшы сайтлар» ясауның кайбер кагыйдәләре булдырылган, конкурсант-сайтлар нәкъ менә алар нигезендә бәяләнәчәкләр. Шул ук вакытта һәр бәяләү критериеның чагыштырма кыйммәте сайтның нинди юнәлештә ясалуыннан бәйле. Мисалга, яңалыклар сайтында аның эчтәлеге төп критерий булып торса, сәнгатькә багышланган сайтта, киресенчә, аның дизайнына күбрәк игътибар биреләчәк.

5.2. Дизайн һәм юзабилити

Дизайн — ул сайтның тышкы күренешенә характеристика. Дизайнны бәяләү критерийлары — графиканың югары сыйфаты, шрифтлар һәм төсләрнең дөрес сайланышы, форматның уңышлы кулланылуы, сайт алдына куелган бурычларга һәм аудиториягә туры килүе. Шулай ук «юзабилити» (структура һәм сайт буенча хәрәкәт итү уңайлыгы) бик әһәмиятле. Структура һәм навигация функцияләре сайтта мәгълүмат урнашу өчен җаваплы. Дөрес оештырылган навигация мөмкинлекләре сайттагы тиешле мәгълүматны уңайлы һәм тиз эзләп табу мөмкинлеген бирә, сайттагы эчтәлекне эчкә таба да, киңлеккә дә колачлап кабул итеп алып була.

5.3. Эчтәлек һәм интерактивлык

Эчтәлек (контент) — сайтта булган барлык мәгълүмат ул. Сайттагы мәгълүмат темага туры килергә һәм кулланучының игътибарын җәлеп итә алырга тиеш. Мәгълүматны кулланучыга җиткезү формасы сайт аудиториясенә туры килергә һәм интернет-мәгълүматны уку спецификасын исәпкә алырга тиеш. Сайттагы мәгълүмат төрле характерда була ала — мәгълүмати, утилитар, күңел ачу һ.б., иң мөһиме — ул укучыларда кызыксыну уятырга тиеш. Яхшы интерактивлык гиперсылтамалар һәм калкып чыгучы менюдан гына бәйле түгел — сайт кулланучы белән ике яклы аралашу, мәгълүмат алышу мөмкинлеген булдырырга тиеш. Интерактив элементлар — кулланучыга Интернет челтәренең башка мәгълүмат чыганакларыннан өстенлеген реаль күрсәтә алучы элементлар ул.

5.4. Функциональлек, технология ягыннан камиллек һәм әһәмиятлелек

Бу критерийлар сайтны технологик яктан характерлыйлар. Яхшы функциональлек сайтның тиз ачылуын, андагы сылтамаларның тиешенчә куелуын, ә технологияләрнең урынлы кулланылуын аңлата. Сайтның сыйфаты теге яисә бу серверга, браузер һәм монитор тибына бәйле булмаса тагын да яхшы. Сайтның әһәмиятлелеге аның цитаталануы (тИЦ, PR һ.б.) һәм кулланучылары саны белән билгеләнә.

өскә

Бәйгене үткәрү тәртибе.

6.1. 2011 нче елда бәйгене үткәрү этаплары

  • Гаризалар кабул итү: 15 июль - 15 сентябрь
  • Номинантларны сайлап алу: 16 - 30 сентябрь
  • Җиңүчеләрне билгеләү: октябрь ае
  • Җиңүчеләрне бүләкләү: ноябрь ае

I этап. Конкурсантларны теркәү

6.2. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп гариза бирү

Бәйгедә Гариза кабул итә башлау көненнән алып бәйге тәмамланганга кадәр (2011 нче елның ноябре) гамәлдә булып эшләп килүче сайт катнаша ала. Гариза бирүче берничә сайт белән Конкурста катнаша ала, сайтлар саны чикләнимәгән. Бәйгегә Гаризаны сайтны ясаучы web-оста да, сайт хуҗасы да, яисә аның вәкиле дә бирә ала.

Сайт берьюлы ике категория номинациядә дә катнаша ала («тематик номинацияләр» һәм «татар телендә номинацияләр»), әмма бер категория эчендә бер номинациядә генә катнашырга хокуклы. Мисалга, «Масс-медиа» номинациясендә катнашучы сайт параллель рәвештә «Татарский мир и Татарстан» номинациясендә катнаша алмый.

Гаризаны чит (сайтка кагылышы булмаган) кешеләр дә яза ала, бу очракта Оештыру комитеты Гаризада күрсәтелгән элемтә өчен мәгълүмат буенча 48 сәгать эчендә бу турыда сайт авторларына яисә хуҗасына хәбәр итә һәм аларның рөхсәтен ала.

Порталларның өлешләре, тулы бер тәмамланган эшләп килүче сайт буларак оештырылган очракта, бәйгедә аерым катнаша алалар.

Сайт катнашачак номинацияне Гариза бирүче билгели. Оештыру комитеты номинацияне үзгәртү тәкъдиме белән чыгарга хокуклы, чөнки сайтның нинди номинациядә булуы аның бәйгедә катнашуга кабул ителүгә һәм җиңүгә шансларын билгели.

6.3. Гариза формасы

Бәйгедә катнашу өчен Гариза электрон формада тутырыла. Формада аермачык тутырылырга тиешле түбәндәге позицияләр бар: Гариза бирүченең исеме һәм e-mail, аның сайтка кагылышы (автор, хуҗа, вәкил), сайт исеме, веб-адрес (URL), ресурсның кыскача тасвирламасы, тематик номинация.

6.4. Сайтның бәйгегә кабул ителү методикасы

Бәйгедә катнаштыру турында карар Оештыру комитеты әгъзалары арасында тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителә. Тавышлар тигез булган очракта Оештыру комитеты рәисе хәлиткеч тавышка ия. Претендентны бәйгедә катнаштыру турында карар 48 сәгать эчендә кабул ителә. Бәйгедә катнашучыга, сайтының алгы (титул) битендә урнаштыру өчен Бәйге баннеры җибәрелә. Бәйгегә кабул ителмәгән Претендентка, сәбәбен аңлатып, хәбәр җибәрелә.

6.5. Претендентларның гаризаларына таләпләр

Бәйгедә физик һәм юридик затлар — номинация таләпләренә туры килүче интернет-ресурсларның хуҗалары катнаша ала (әлеге Нигезләмәнең 1.3. пунктына нигезләнеп). Гариза бирүчеләрнең яшәү урыны, гражданлыгы, сайт теркәлгән домен зонасы роль уйнамый.

Гариза кабул ителмәү сәбәпләре түбәндәгеләр була ала:

  • сайт эчтәлеге хокукый яисә әдәп нормаларына туры килми (көчләү, милләтара һәм динара каршылыкларны пропагандалау, порнографик эчтәлекле, кешене кимсетүче, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозучы, тоталитар секталарның, финанс пирамидаларының ресурслары, интим-хезмәтләр һ.б.);
  • гариза бирү моментында сайт техник яктан әзер түгел (хостинг эшләми, сайтның кайбер бүлекләрендә мәгълүмат юк яисә алар ачылмыйлар һ.б.);
  • гаризада күрсәтелгән мәгълүмат чынбарлык белән туры килми;
  • сайт алдагы бәйге тәмамланганнан бирле яңартылмаган;
  • сайтның оригиналь эчтәлеге юк;
  • сайт Internet Explorer һәм кайбер башка браузерларның (Mozilla Firefox, Opera, Google Chrome) соңгы версияләрендә дөрес күрсәтелми;
  • сайт әле эшләнә генә яисә кайбер бүлекләренә кергәндә 404 хатасын бирә («бит табылмады»); һ.б.
  • сайтның дизайн бизәлеше бөтенләй юк яисә шаблон нигезендә генә тупас эшләнелгән (Народ.ру сайтлар конструкторы сервисы һ.б.);
  • сайтта мәгънәсез, оятсыз реклама урнаштырылган;
  • сайт чаттан гыйбарәт яисә теркәлгәннән соң гына я махсус программа нигезендә генә эшли торган ресурс буларак эшли.

Хаталары һәм кимчелекләре төзәтелгәннән соң бер кат кабул ителмәгән сайтны кабаттан теркәү (1 тапкыр гына) мөмкинлеге бар.

II этап. Номинантларны сайлап алу

6.6. Номинантларны сайлап алу методикасы

16 сентябрьдан алып гаризаларны кабул итү туктатыла һәм Номинантларны сайлап алу этабы башлана. Жюри тарафыннан номинантларны сайлап алу 2011 нче елның 16-30 сентябрьларында оештырыла. Һәр Жюри әгъзасы һәр номинациядә 5 иң яхшы эшне сайлап ала.

6.7. Жюри тавыш бирү кагыйдәләре

Сайтларны гадел бәяләү өчен Жюри әгъзалары теге яисә бу сайтны ясауда яисә эшен алып баруда бәйле булуларын Оештыру комитетына алдан ук хәбәр итәргә тиешләр. Бу очракта әлеге Жюри әгъзасы тавыш бирми, аның урынына бәяне Оештыру комитеты әгъзасы куя.

Нигезләмәдә каралган вакыт дәвамында кайсы да булса Жюри әгъзасы тавыш бирмәгән очракта, бәяне Оештыру комитеты рәисе карары белән Оештыру комитеты әгъзасы куя.

6.8. Номинантлар составын формалаштыру

Һәр номинациядә Номинантлар составын Жюри бәяләре нәтиҗәсендә бәйгенең Оештыру комитеты билгели.

III этап. Җиңүчеләрне билгеләү

6.9. Җиңүчеләрне билгеләү методикасы

Барлык тематик номинацияләрдә дә бәйгенең Җиңүчеләре 2011 нче елның октябрь аенда Жюри әгъзалары тарафыннан баллар суммасы буенча билгеләнә.

6.10. Жюри тавыш бирү кагыйдәләре

Сайтларны бәяләүдә бәйсез караш булдыру турында 6.7. пунктында каралган нормалар бәйге Җиңүчеләрен билгеләгән вакытта да дөрес. Бу этапта Номинантларны бәяләү Жюриның эшче төркемнәре кысаларында 10 баллы система буенча башкарыла («Дизайн һәм юзабилити», «Эчтәлек һәм интерактивлык (рус телендә)», «Эчтәлек һәм интерактивлык (татар телендә)», «Функциональлек, технология ягыннан камиллек һәм әһәмиятлелек»). Эшче төркемнәрнең әгъзалары сайтларны үз критерийлары буенча гына бәялиләр. Мисалга, «Дизайн һәм юзабилити» эшче төркеме әгъзалары сайтның эчтәлеген һәм технологик үзенчәлекләренә бәя бирмиләр. Эшче төркемнең һәр әгъзасы һәр Номинантка үз бәясен бирә, аннары һәр сайт буенча эшче төркем эчендә урта бәя исәпләп чыгарыла. Аннары һәр эшче төркемнең уртача бәяләре кушыла һәм Жюриның уртача бәясе килеп чыга.

Татар телендәге Номинацияләрдә бәяләр куелу этабында «Содержание на русском языке и интерактивность» эшче төркеме әгъзалары башка тиеш булмаган критерийлар буенча бәя ясамыйлар. Монда бәяне башка өч эшче төркем әгъзалары гына куя.

«Татар телендә эчтәлек һәм интерактивлык» эшче төркеме әгъзалары үз критерийлары буенча бәяләрне татар телендәге номинацияләрдә генә куя алалар.

6.11. Номинацияләрдә җиңүчеләрне һәм махсус бүләк алучыларны билгеләү

Эшче төркемнең һәр әгъзасы һәр Номинантка бәя бирә. Аннары һәр сайтның иң югары һәм иң түбән баллары алып ташланыла һәм әлеге эшче төркем куйган уртача балл санап чыгарыла. Аннары һәр эшче төркем куйган уртача баллар кушыла һәм Жюри куйган гомуми уртача бәя чыгарыла. Әлеге уртача бәяләр буенча Конкурсның Оештыру комитеты тарафыннан һәр номинациядә Җиңүчеләр билгеләнелә. Берничә Номинантның баллары тигез булган очракта урынны билгеләү буенча соңгы хәлиткеч карарны Жюри Рәисе чыгара.

Эшче төркемнәрнең әгъзалары шулай ук махсус бүләккә кандидатларны да тәкъдим итәләр, Жюри рәисе алар арасыннан иң лаеклысын сайлап ала.

6.12. Җиңүчене билгеләүдән баш тарту

Теге яисә бу Номинациядә Бәйге стандартларына туры килгән эшләр булмаган очракта, Жюри рәисе һәм Оештыру комитеты рәисенең уртак карары белән Җиңүче билгеләнмәскә мөмкин.

IV этап. Җиңүчеләрне бүләкләү

6.13. Бәйге Нәтиҗәләрен игълан итү

Бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итү 2011 нче елның ноябрь аенда Бүләкләү тантанасында узачак. Бәйге Нәтиҗәләрен рәсми игълан итү минутына кадәр Оештыру комитеты һәм Жюри әгъзаларына Җиңүчеләр турында аларга билгеле мәгълүматларны башкаларга хәбәр итү тыела. Бүләкләү тантанасыннан соң Җиңүчеләр исемлеге бәйгенең рәсми сайтына урнаштырыла һәм бәйгенең мәгүлүмати спонсорлары, гаммәви мәгълүмат чаралары тарафыннан халыкка игълан ителә.

6.14. Бәйге бүләкләре

  • «Татнет йолдызлары-2011» бәйгесе Җиңүчесе дипломы;
  • җиңеп чыккан сайтта урнаштыру өчен «гомерлек» бәйге Җиңүчесе электрон медале;
  • бәйге иганәчеләре бүләкләре.

6.15. Өстәмә призлар һәм кыйммәтле бүләкләр

Аерым Номинацияләрдә Җиңүчеләр өстәмә призлар белән бүләкләнә алалар. Конкурс нәтиҗәләре нигезендә Жюри Рәисе һәм Оештыру комитеты Рәисенең уртак карары белән Конкурсант Махсус диплом белән бүләкләнә ала.

Оештыру комитеты һәм Жюри Татар Интернеты үсешенә һәм Конкурсны оештыруга зур өлеш керткән шәхесләрне бүләкли ала. Оештыру комитеты Җиңүчеләрне һәм Конкурс Номинантларын үзенең рәсми сайты һәм төрле массакүләм мәгълүмат чаралары аша популярлаштыру өстендә эшли.

Йомгаклаучы нигезләмәләр

Оештыру комитетының барлык әгъзалары да килешеп раслаганнан соң әлеге Нигезләмә үз көченә керә. Нигезләмәнең килешенгән һәм расланган варианты Оештыру комитеты рәисендә саклана.

Әлеге Нигезләмә, кызыксынган якларны канәгатьләндерү йөзеннән, тәҗрибә арта бару белән яхшыртылырга мөмкин.

Әлеге Нигезләмә бәйгенең рәсми сайтында урнаштырыла һәм бәйгедә катнашырга теләгән һәркем аның белән танышып чыга ала.

өскә