Конкурсны оештыручылар

  • Айнур Сибгатуллин — «Яклау» татар юристлары союзы рәисе, Оештыру комитеты рәисе;
  • Сөмбел Таишева — матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» республика агентлыгының генераль директор урынбасары;
  • Марат Мамяшев — программист, cssblast.ru проекты җитәкчесе;
  • Раил Гатауллин — программист, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, belem.ru интернет-порталы җитәкчесе, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Мәгълүмати технологияләр һәм белем бирү сыйфаты менеджменты үзәге директоры.

Конкурсны оештыру идеясе һәм проектны координацияләү: Айнур Сибгатуллин.

Конкурсны оештыручы — матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» республика агентлыгы.