Еш бирелүче сораулар
Еш бирелүче сораулар• «Татнет йолдызлары» интернет-проектлар конкурсы ни ул?
• Нәрсә ул «Татнет»?
• Бүләкләр кемнәргә бирелә?
• Катнашу өчен сайтларны кемнәр тәкъдим итә ала?
• Конкурста нинди сайтлар катнаша алмый?
• Гаризаны тапшырганнан соң ни булачак?
• Конкурска нәтиҗәләр ясау тантанасы кайчан үткәрелә?
Әгәр дә бу бүлекне тулыландырырга кирәк дип санасагыз безгә хат языгыз.
«Татнет йолдызлары» интернет-проектлар конкурсы ни ул?
«Татнет йолдызлары» - Интернет челтәрендә татар мәгълүмати тирәлеген формалаштыруны һәм татар тематикасын яктыртучы сайтларга ярдәм күрсәтүне үз алдына максат итеп куйган конкурс ул.
Нәрсә ул «Татнет»?
«Татнет» төшенчәсе турында берничә билгеләмә бар:
1. «Рунет» белән аналогик рәвештә, «Татнет» Татарстан һәм татарлар турында мәгълүмат биреп баручы татар милли-мәдәни автономияләренең, иҗтимагый оешмаларның, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм яңалыклар тасмаларының, нәшриятларның, яшьләр клубларының, һәвәскәрләр ясаган, һәм, гомумән алганда, “татар тематикалы” сайтларның бергәлеге.
2. Татар телендәге сайтларның гына җыелмасы.
3. Татарстан Республикасына кагылышы булган барлык сайтлар.
4. «Татнет» төшенчәсен түбәндәге формула нигезендә билгеләргә була: Интернет + (Татарлар + Татар теле + Татарстан) = Татнет
Бүләкләр кемнәргә бирелә?
Бүләкләрне һәр номинациядә Жюри Җиңүче дип таныган сайтлар (I, II, III урыннар) алачак.
Катнашу өчен сайтларны кемнәр тәкъдим итә ала?
Конкурс таләпләренә туры килгән теләсә кайсы сайтның хуҗасы, авторы яисә аны тәкъдим итәргә теләгән теләсә кем. Аның өчен электрон почта адресы булу таләп ителә. Гаризаны башка берәр кеше биргән очракта, сайт аның авторы яисә хуҗасы рөхсәте белән генә конкурста катнашырга кабул ителә.
Конкурста нинди сайтлар катнаша алмый?
Конкурска милли ызгыш пропагандалаучы, порнографик һәм эротик эчтәлекле, кеше дәрәҗәсен төшерүче һәм кимсетүче, дини тоталитар секталарның сайтлары кабул ителми.
Гаризаны тапшырганнан соң ни булачак?
Берничә көн дәвамында сез тапшырган гаризаны Оештыру комитеты карап чыгачак. Сайт Конкурсның барлык таләпләренә дә туры килсә, ул безнед сайттагы җиҗүгә дәгъва итүче сайтлар исемлегендә пәйда булыр.
Конкурска нәтиҗәләр ясау тантанасы кайчан үткәрелә?
Конкурска нәтиҗәләр ясау тантанасы октябрь аенда узачак. Бу турыда Конкурсның сайтында нәтиҗәләр ясалганнан соң игълан ителәчәк.
